Татарстанда йөрәк җитешсезлеге турында белем көннәре уза.
Йөрәк җитешсезлеге-ул йөрәк мускулының кискен яки хроник зарарлануы нигезендә яткан авыру, нәтиҗәдә йөрәк эшенең нәтиҗәлелеге кими. Бу барлык органнарның диярлек эшчәнлеген акрынлап бозуга китерә, чөнки алар хроник кислород ачлыгын кичерә.
Бу авыру турында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе табиб-кардиологы Вәлиева Чулпан Асаф кызы җентекләп сөйләде:
"Йөрәк җитешсезлеге җитди һәм, кайчакта, тормыш өчен куркыныч хәл.
Йөрәк җитешсезлегенең иң еш һәм иң иртә билгесе-бу сулыш алу авырлыгы. Аңа көчле хәлсезлек һәм йөрәк тибеше дә кушыла. Иртә Йөрәк җитешсезлеге барлыкка килүнең типик мисалы: элек сез 2-3 километр араны яхшы һәм тыныч үткәнсез, әмма тора-бара шул ук интервалның кыен бирелүен сизә башладыгыз, һәм ешрак сулыш алырга, тын кысылу яки бик нык хәлсезлек аркасында адымны акрынайтырга туры килә.
Сулыш алу авырлыгы булган кайбер пациентлар еш һәм озак вакыт һава җитмәүне йөкләнешнең кимүе, җиңеләю яки ниндидер гамәлләрдән качу белән компенсацияли алалар. Шул ук вакытта авыру үсә. Моны эшләргә ярамый.
Кайвакыт йөрәк җитешсезлеге торгынлык рәвешендә күренергә мөмкин, йөрәкнең кан җибәрүе нәтиҗәлерәк булмый – шешү күзәтелә. Беренче чиратта алар аякларда барлыкка килә һәм һәрвакыт симметрияле (ике яклы) була, гадәттә кичкә таба, кайчакта оекбаш яки аяк киеме резинкалары эзләре дә сизелә. Бу шулай ук йөрәк җитешсезлегенең мөһим билгесе.
Йөрәк җитешсезлеген диагностикалау һәм дәвалау соңгы берничә елда сизелерлек камилләште, бу аңа тизрәк диагноз куярга һәм югары нәтиҗәлелек белән дәваларга мөмкинлек бирә, әлбәттә, табиб киңәшләрен үтәгәндә.
Йөрәк җитешсезлеге үсешен ничек булдырмаска соң? Күп нәрсә кешенең үзенә, аның яшәү рәвешенә, гадәтләренә һәм аларны үзгәртергә әзерлегенә бәйле.
Йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлеге турында мөмкин кадәр иртәрәк кайгырта башларга кирәк.
Авыруны профилактикалау чаралары комплексы:
Йөрәк-кан тамырлары системасын тонуста тоту өчен көн саен җәяү 3 км һәм аннан да күбрәк юл үтәргә кирәк.
Рационны сәламәтләндерүне күзәтү бик мөһим. Татлы, майлы һәм кыздырылган ризыкның артык булуыннан баш тарту, кулланыла торган калорияләрнең санын контрольдә тоту.
Зарарлы гадәтләрдән баш тартырга кирәк. Аларга тәмәкегә бәйлелек һәм алкогольне артык күп куллану керә.
Тәүлегенә кимендә 8 сәгать йокларга кирәк".