История становления и развитие организации

1871 елның  27 сентябрендә Тәтеш өязенен 7 утырышлар кенәгәсенең 26 пункты мәгълуматыннан: «Богородское исемле авылда хастаханә ачу турында суз булды, hәм бик кирәкле , мөhим икәнлеге ачыкланды. Баш табиб хастаханәне ачу өчен 350 сумга бер өй алырга тәкъдим ясады. Җыелыштагылар бер тавыштан әлеге тәкъдимне хуплап, эшне башларга йөкләделәр.

Җыелыш  раисе , Яков Горемыкин»

Кама –Тамагы архив материаллары буенча, моннаң 92 ел элек, 1929 елда район хастаханәсе эшли башлаган. Анда санитар – эпидемиология стациясе hәм 3 җирле хастаханәләре (Тәмте, Олы Кариле hәм Сөйки авыллары да) кергән.

1947 елдагы мәгълуматләргә нигезләнеп, хастаханәдә баш табиб, хирург, өлкән шәфкать туташы, 2 бала таптыручы, 3 шәфкать туташы, 2 җыештыручы, хуҗалык очен җавап бирүче, хисапчы, кастелянша, пешекче, савыт-саба юучы, кер юучы, атчы, себеруче, мичкә ягучы эшкә алына.

1949 елдан штатка теш ясаучы hәм теш куючы да алына.

1949 елның 16 августында Кама-Тамагы районында Кирельск , Кайперде, Ишем, Балтач, Келәнче, Чаллы, Олы Салтык, Олы Яңа Сала, Тенеш, Бэрлегуҗа, Малаевка, Уразлино, Олы Карамал hәм Кече Карамал, Олы hәм Кече Мәрәтхужа, Кече Салтык  фельдшер пунктлары ачыла.

1950 елда район хастаханәсендә бала табу бүлеге, йогышлы авырулар һәм булекләре була. Аннан соң балалар, терапия, хатын-кызлар авырулары, упкә авырулар булекләре дә килеп кушыла.

1962 елга кадәр район хастаханәсе 75 койкага жайлаштырылган, hәм барлык төрле авыруларны да давалый торган булганнар. Ул вакытта баш табиб - хирург Р.М. Саксин җитәкләгән.

1968 елда 12 фельдшер акушерлык пунктлары ачыла. 1997 елга ул пунктлар саны 35кә житә.

1987 елдан шифаханә яңача җиhазландырыла, яңа бинага кучә. Ятаклар саны 144кә кадәр арта, Поликлиникада бер смена өчендә 250 кешегә кадәр ярдәм курсәтелә башлый.Ул елларда, 1985 елдан -2001 елга кадәр баш табиб булып Абдуллин Шәукәт Шаһвали улы эшләгән.

Бугенге көндә Кама-Тамагы үзәк шифаханәсендә 33 табиб, 135 шәфкать туташы hэм башка шул олкәдә хезмәт курсәтүче 92 кеше эшли. Алар арасында 3 – «Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличныгы», 3 - «Татарстанның атказанган табибы», 3 –«Татарстанның медицина хезмәткәрләре» бар. Шундый зур коллективны хәзерге вакытта Минвалеев Ильяс Ильдус улы җитәкли.

   

Соңгы яңарту: 2023 елның 17 феврале, 20:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International