4 март - Бөтендөнья симерүгә каршы көрәш көне!

2025 елның 4 марты, сишәмбе

4 март-Бөтендөнья симерүгә каршы көрәш көне!

 Артык массалы кешеләр саны куркыныч темплар белән үсә!

 Артык авырлык кайбер йогышлы булмаган авырулар, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары, бала тапмау, яман шеш һәм диабет үсеше куркынычын сизелерлек арттыра.

 Тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, безнең гражданнарның күпчелегендә туклану баланслы түгел, ә кайбер витаминнар һәм минераль матдәләр куллану җитәрлек түгел. Еш кына артык калориялелек, яшелчә, җиләк-җимеш һәм сөт продуктлары җитмәгәндә терлек майларын, тоз, өстәлгән шикәрне куллану югары дәрәҗәдә күзәтелә.

 Моннан — артык яки баланссыз туклану белән бәйле авыруларның югары таралуы.

Артык авырлык һәм симерүне кисәтү өчен:

- Рационны сәламәт туклану принципларына туры китереп төзәтергә.
- Туендырылган майлар һәм өстәлгән шикәр куллануны киметергә.
- Рационда югары калорияле продуктлар: чипслар, конфетлар, татлы газировка һәм алкогольле эчемлекләр санын киметергә.
- Клетчатка куллануны яшелчә, җиләк-җимеш һәм тулы бөртекле продуктлар хисабына арттырырга кирәк.
- Физик активлыкны арттыру — атнага уртача интенсивлыктагы физик йөкләнешнең кимендә 150 минуты.

Симерүне булдырмый калырга һәм дәваларга мөмкин!
Сәламәт туклану һәм физик активлык нормаль авырлыкка ирешергә ярдәм итә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International