10-16 февральдә Россиядә йөрәк авырулары турында хәбәрдарлык атналыгы уза.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары бөтен дөньяда үлемнең төп сәбәбе булып тора, экспертлар бәяләвенчә, ел саен 17,9 млн кеше үлә. Әгәр дә элек йөрәк авырулары өлкәнрәк кешеләрнең өлеше булса, соңгы вакытта пациентлар контингенты бик нык яшәргән.
Атнаның максаты - җәмгыятьнең дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары «эпидемиясе» аркасында килеп чыккан куркынычны аңлавы, шулай ук бу авыруларга карата киң колачлы профилактик чаралар инициативасы белән чыгу.
Йөрәк авырулары төрле симптомнар белән чагылырга мөмкин:
күкрәк артындагы үткен, кайнар яки баса торган авыртуны кулына, Калак сөягенә, муенына бирә;
- пульс бозылган (акрынайган яки ешайган);
- тыныч яисә физик йөкләнеш халәтендә барлыкка килә торган сулыш кысу;
- артериаль басымның үзгәрүе;- аскы очлыкларның шешүе;
- гомуми хәлсезлек, арыганлык, борчылу, йокы бозылу;
коры йөткерү, бигрәк тә яткан килеш.
Авырулар килеп чыгу куркынычы факторлары арасында идарә ителгәннәре күп: липид (май) алмашы бозылу, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше, ризыкта артык тоз булу, артык тән авырлыгы, шикәр чире, алкогольне артык куллану, нерв-психик киеренкелек.
Сезне бернәрсә дә борчымаса да, даими рәвештә медицина тикшерүе узарга кирәк, чөнки йөрәк авырулары бик еш симптомсыз уза һәм үзләрен беренче тапкыр инде куркыныч халәтләр, мәсәлән, миокард инфаркты белән күрсәтәләр.