Онкология авыруларын профилактикалау

2025 елның 7 феврале, җомга

Тәмәке тартуны ташлыйбыз! Канцерогеннар белән тәмәке төтенен сулауны туктатып, үпкә рагы ихтималын 90% ка, шулай ук тел һәм иреннәрне киметергә мөмкин.

Алкогольдән баш тартып, бавыр, Тамак, үңәч һәм эчәклек яман шешен ике тапкырга, простата яман шешен 60% ка киметергә мөмкин.

Авырлыкны күзәтәбез! Артык килограммнар аналык, сидек куыгы онкологиясенең 60% очрагы белән бергә килә, бөер һәм ашказаны асты бизенең патологиясе куркынычын арттыра.

Кояш ванналарын артык кулланмыйбыз! Агрессив нурланыш, шул исәптән соляриядә кызыну меланома – тире яман шешенең иң куркыныч формасы үсешенә китерергә мөмкин.

Кызыл итне кош ите, балык ите белән алмаштыру яхшырак. Колбаса, сосиска һәм каклаган ризыклардан бөтенләй баш тартырга кирәк.

Шикәр һәм татлы газировка куллануны чикләп, ашказаны асты бизенең яман шеш куркынычын 87% ка киметергә мөмкин.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне көн саен ашарга кирәк! Аларда булган антиоксидантлар күзәнәкләрнең мутация процессына комачаулый.

ВИЧ, В, С гепатиты кебек онкология үсешен китереп чыгара торган йогышлы авырулар йоктырырга мөмкин булган ситуацияләрне булдырмау бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International