Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең эш графигы
1 майдан 4 майга кадәр, 8 майдан 11 майга кадәр – бәйрәм һәм ял көннәре. Әмма республиканың дәүләт медицина учреждениеләре өзлексез медицина ярдәме күрсәтү өчен эшен дәвам итәчәк.
Район үзәк хастаханәсенең стационары һәм кабул итү бүлеге тәүлек буе эшләячәк.
Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә медицина учреждениесе поликлиникасында участок терапевтлары һәм шәфкать туташлары, график буенча 2 майдан 8 майга кадәр һәм 10-11 майда эшләячәк.