Ана һәм балаларны саклау-Россия Федерациясе Сәламәтлек саклавында өстенлекле юнәлеш.
Әмма балалар сәламәт булып үссен өчен, беренче чиратта нәкъ менә ата-аналар көч куярга тиеш. Гаиләдә бала тууга тугызынчы айда түгел, ә йөклелек башланганчы ук әзерләнергә кирәк.
Яралгының үсешенә булачак ата-аналарның, бигрәк тә аналарның теләсә нинди авырулары йогынты ясый. Ә булачак ананың хроник авырулары хәтта йөклелекне катлауландырырга да мөмкин. Медицина статистикасы мәгълүматлары буенча бөтенләй сәламәт яшьләрнең тулы булмаган бала табу куркынычы 5% тәшкил итә. Шуңа күрә табиб консультациясе кирәк. Балада нәселдәнлек авыруы барлыкка килергә мөмкин, хәтта патологик ген аңа тышкы яктан сәламәт ата-аналардан тапшырылса да, алар бу генны йөртүче булып торалар.
Йөклелекне планлаштырганда, ата-аналар балага узарга берничә ай кала тәмәке тартудан, алкогольдән һәм, һичшиксез, наркотиклардан баш тартырга тиеш.
Йөклелекнең беренче 12 атнасы – бу сабыйның органнарын салу бара торган иң мөһим чор. Бу вакытта хатын-кыз тулы канлы туклану, витаминнар алырга, минимум йөкләнеш һәм стрессларга ия булырга тиеш. Дару препаратларын кабул итүне, тискәре факторларны (химик, радиацион йогынты) мөмкин булганча булдырмаска кирәк.
Йөклелек вакытында һәр хатын-кыз тикшеренүләр комплексы узарга тиеш, шул исәптән вируслы инфекцияләргә 10 атнага кадәр тикшерү, 11-12 һәм 20-22 атнада утратавыш тикшерүе, шулай ук 16-20 атнада махсус аксым дәрәҗәсен билгеләү.
Дөрес туклану режимын да онытмаска кирәк: җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк ашарга, балык, ит, эремчек һәм башка әче сөт продуктларын рационнан чыгармаска. Шул ук вакытта татлы һәм онлы ризыкларны, тозлы ризыкларны, газлы эчемлекләрне чикләргә кирәк.