Үзәк район хастаханәсенең яшь кадрлары

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Яңа шәфкать туташы үзәк хастаханәнең хирургия Кабинетында эшли.

 Зәйнуллина Илнара Исфат кызы Түбән Камада "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча медицина көллиятен тәмамлаган.

Элегрәк ул әти-әнисе белән Түбән Камада яшәгән. Ә 2023 елда алар гаиләләре белән Кама Тамагына күчеп киләләр.

 2023 елның июнендә ул Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып кабул ителгән, ә февральдән поликлиниканың хирургия Кабинетында шәфкать туташы булып эшли.

 "Эш миңа ошый. Мин медицинаны яратам һәм әти - әнием минем медицина хезмәткәре булуымны тели иде, хәзер мин үземне башка бер җирдә дә күз алдына китерә алмыйм", - ди Илнара Зәйнуллина.

 Ә без аңа эшендә уңышлар һәм сайлаган юлына тугрылык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International