С гепатиты йоктыруга һәм таралуга каршы көрәш атнасы

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

С хроник вируслы гепатитын йоктыруга һәм таралуга каршы көрәш атнасы 10 марттан 16 мартка кадәр уза.

С гепатиты – С гепатиты вирусы китереп чыгара торган авыру. Бу авыруда күбесенчә бавыр зарарлана, ләкин башка мөһим органнар да зарарланырга мөмкин. Әгәр гепатит С вирусын йоктырганнан соң кеше организмы җиңә алмаган һәм вирус 6 айдан артык үрчүен дәвам иткән икән, димәк, авыру хроник формага күчкән. С хроник гепатиты шактый еш барлыкка килә, уртача 4 инфекцияле кешенең 3сендә. Һәр дүртенче кешенең авыруы мөстәкыйль уза, һәм еш кына кеше бу хакта очраклы рәвештә күп еллар узгач кына белә.

 Инфекция йоктыру куркынычына ешрак куркыныч төркемендәге затлар дучар ителә:

- медицина учреждениеләре пациентлары;

- күп тапкыр кан салуны, органнарны трансплантацияләүне таләп итүче пациентлар;

- инфекцияле аналардан яңа туган балалар;

- С хроник гепатиты белән бергә яшәүче затлар;

- медицина хезмәткәрләре куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндә;

- яклау чараларын кулланмыйча тәртипсез җенси мөнәсәбәтләре булган затлар;

- инъекцион наркотиклар кулланучылар.

   Авыру ничек күренә?

Инфекция йоктыру вакытыннан алып авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәнчегә кадәр 4 атнадан 6 айга кадәр (инкубация чоры) уза. Күпчелек очракта С гепатиты яшерен уза. Инфекцияле кеше озак вакыт дәвамында үзен яхшы хис итә һәм, кагыйдә буларак, аның хәле начарланган вакытны атый алмый.

 Авыруның башлангыч стадияләрендә кайбер кешеләрдә специфик булмаган симптомнар: хәлсезлек, арыганлык, баш авырту, сирәк очракта күз аксымнары саргая), тире саргая һәм тире кычытуы күзәтелә. Әгәр с хроник гепатиты күп еллар дәвамында ачыкланмаса, авыру бавыр циррозы стадиясенә кадәр барып җитә. Бавыр функциясе бозылу белән бәйле тагын да җитдирәк симптомнар барлыкка килә: тән массасы кимү, корсак куышлыгында ирекле сыеклык туплану (асцит), үңәч тамырларыннан кан китү, баш мие функциясе бозылу (энцефалопатия).

  С гепатиты нәрсәсе белән куркыныч?

Авыру озакка сузылганда (күп еллар дәвамында) йогышлы кешедә бавырның нормаль тукымасы тоташтыргыч тукыма белән алыштырыла (бавыр циррозы). Бу хроник ялкынсыну нәтиҗәсендә үзенә күрә җәрәхәтле үзгәрешләр. Фиброзның соңгы стадиясе булып бавыр циррозы тора, бу вакытта бавыр тукымасының структурасы бозыла, ә авыр (компенсацияләнмәгән ) цирроз вакытында инде орган функциясе зыян күрә. Кайбер пациентларда бавыр циррозы фонында яман шеш барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә С хроник гепатиты булган барлык кешеләргә табибта күзәтелергә һәм даими рәвештә тиешле тикшеренүләр узарга кирәк.

   Авыруны ничек ачыкларга?

С гепатитын махсус тикшеренүләр ярдәмендә ачыкларга мөмкин:

1.Хәзерге вакытта вирус йоктыруга яки элегрәк кичерелгән С гепатитына күрсәткән кан анализы;

2.Бавырдагы ялкынсынуны, шулай ук бавыр функциясен чагылдыра торган кан анализы;

3.Бавырның зурлыгын, аның тукымасының һәм корсак куышлыгының башка органнарының торышын бәяләргә ярдәм итә торган тикшеренүләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International