Гадәттәгечә, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен чәй эчтеләр.
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы һәр сугышчы турында, яраланганнарның сәламәтлек торышы, өйдә ялда булганнар турында сорашты.
Ильяс Илдусович теләсә нинди мәсьәләне хәл итү өчен аның янына шәхсән килергә мөмкин булуын искәртте.
Чара азагында җитәкче җыелганнарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга һәм аларның якыннарына бәхет, иминлек, сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм уртак җиңүебезне теләде.
Һәр хатын-кыз үзәк район хастаханәсеннән һәм профсоюздан чәчәкләр һәм бүләкләр алды.