Бездә педиатр вакансиясе бар.
Үзебезнең хастаханәдә эшләүнең өстенлекләре турында сөйләрбез.
Медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары сыйфатында түбәндәге программалар гамәлгә ашырыла:
Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре бирү программасы. Бер медицина хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган компенсация күләме 1,5 млн.сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү программасы. Әлеге программа кысаларында эшкә килгән табибларга торак шартларын яхшырту өчен 800 мең сум күләмендә грант бирелә.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы белән берлектә «аренда торагы» программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында Медицина хезмәткәрләренә торак вакытлыча биләүгә һәм файдалануга бирелә.
Җир кишәрлекләре бирү.
Өстәмә рәвештә ай саен 50 мең сум күләмендә түләү каралган.
Шулай ук стационарда ( педиатрия бүлегендә) берьюлы эшләү мөмкинлеге бар.
Барлык сораулар буенча Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең кадрлар бүлегенә яисә 8(84377)21983 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.