Иммунитетны саклау һәм ныгыту атнасы башланды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

24 февральдән 2 мартка кадәр иммунитетны саклау һәм ныгыту атналыгы (1 март Бөтендөнья иммунитет көне хөрмәтенә) уза.

 Ел саен, 2002 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 1 март Бөтендөнья иммунитет көне билгеләп үтелә. Аның максаты-җәмгыятькә иммун системасының нәрсә икәнен һәм аны ныгытуның нинди ысулларын аңлату, иммун системасының әһәмияте, яшәешенең үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, шулай ук төрле иммун авыруларының таралуына бәйле проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

 Һәрвакыт сәламәт булу өчен нык иммунитет телисезме?

 Барысы да гади, ләкин мөһим гадәтләрдән башлана. Иммун системасы-ул тылсым түгел,ә безнең көндәлек үз-үзебезне карау нәтиҗәсе. Әйдәгез бергәләп тикшерик, иммунитетны берничә адымда ничек ныгытырга мөмкин икәнен.

 Көчле иммунитет өчен биш гади гадәт:

Йокысызлык организмның саклану көчен киметә! Ким дигәндә 7-8 сәгать йокларга тырышыгыз.

Рационга күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә һәм пробиотиклы продуктлар өстәгез.

Уртача физик йөкләнеш. Спорт иммун күзәнәкләрне активлаштыра. Хәтта иртәнге күнегүләр яки 30 минут йөреп кайту да-зур адым!

Су иммун системасы күзәнәкләренә нәтиҗәле эшләргә булыша.

Псих психологик сәламәтлек. Стресс иммунитетны көчсезләндерә, ә яхшы кәеф — киресенчә. Ял итүнең үз ысулларын табыгыз!

Еш кына без табибка визитны ачык симптомнар барлыкка килгәнче кичектерәбез. Ләкин әгәр проблеманы алдан ук булдырмый калырга мөмкин икән? Организмның саклану көчләрен ныгытып, авыру бусагада калгач, без көчле каршылык күрсәтәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International