Тантаналы бүләкләү

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә узган медсоветта бүләкләү тантанасы узды.

Анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Филатов Владимир Сергеевич, Кама Тамагы районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы катнашты.

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен:

«Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнде:

Хәйруллин Хәлим Хәмит улы-сырхауханәнең хирургия кабинеты табиб-хирургы

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Нәҗмиев Рифат Фәрит улы - гомуми практика табибы;

Хәбибуллина Ландыш Тәлгать кызы - хирургия бүлегенең операция шәфкать туташы;

Пушканова Гүзәл Госман кызы - Кирельск фельдшер-акушерлык пункты мөдире.

Кама Тамагы муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән:

Шәрипова Гөлназ Исмәгыйль кызы-функциональ диагностика Кабинетының шәфкать туташы;

Бәширова Зөһрә Гомәр кызы-поликлиниканың хезмәт биналарын җыештыручы;

Гыйбадуллина Ләйсинә Рәшид кызы-педиатрия бүлегенең эш урыннарын җыештыручы.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты:

Делян Артур Маркосович - "М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе"дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы.

Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, алга таба да хезмәттә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International