Наркотиклар деградациягә китерә

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хәзерге психоактив матдәләр (ПАВ) аны инде 1-2 алымда формалаштырырга сәләтле

Наркотикларга бәйлелек үсешенең төп билгеләре булып наркотикларга ияләшү, кабул итү дозасын һәм ешлыгын арттыру зарурлыгы, шулай ук абстинент синдромы барлыкка килү тора.

ПАВ кабатланып кабул иткәндә баш мие күзәнәкләре үлеме аркасында кешенең фикерләве бозыла, интеллект һәм хәтере кими. Иммунитет начарлана, йөрәк мускулы тиз ябыга, еш кына бавыр циррозы үсә.

Наркотиклар кулланучылар еш кына В һәм С гепатиты, ВИЧ кебек инфекцияләрне йөртүчеләр булып торалар. Бу гомуми шприцлар куллану, шулай ук җенси гигиена булмау сәбәпле була.

Әгәр дә сез яки якыннарыгыз бу авыру белән очрашкан булсагыз, кичекмәстән табиб-наркологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International