Гаилә баланы Наркотиклар кулланудан саклый аламы?
Күп кенә яшүсмерләр беренче тапкыр наркотикларны мәктәптә үк яшьтәшләре белән «компания өчен» татып карый. Шуңа күрә ата-аналарга баланың үз-үзен тотышына, кәефенә, борчылуларына игътибар итү, аның белән мавыгуларын уртаклашу бик мөһим.
Баланың үз-үзен эзләргә тырышуына чик куймагыз! Әгәр дә аның чын мәгънәсендә мавыктыргыч хоббилары һәм мәнфәгатьләре бар икән - яшүсмердә башка нәрсәдән ләззәт алу теләге тумаячак. Баланың үз-үзен үстерү өчен мөмкинлекләре никадәр күбрәк булса, бәйлелек барлыкка килү куркынычы шулкадәр түбәнрәк, шул исәптән наркотиклардан да.
Бала белән сөйләшегез! Шуны аңлатырга кирәк, барлык наркотиклар – «җиңел» һәм «авыр» куркыныч һәм законга каршы. Тыныч кына, паникасыз һәм артык хис-кичерешләрсез сөйләгез. Барлык сорауларга да җавап бирергә әзер булыгыз, тик дөресен генә.
Баланың якыннары белән танышыгыз! Дусларын кунакка ешрак чакырыгыз, игътибарлы, күзәтүчән һәм яхшы күңелле булыгыз. Кайвакыт көчләп такмыйча гына янәшә булу да җитә. Шул рәвешле сез балагызның аралашу даирәсе турында максималь мәгълүмат алачаксыз һәм аның белән элемтәне ныгытачаксыз.
Бу тема буенча киңәшләр белән сез порталда җентекләбрәк таныша аласыз: Takzdorovo.ru