6-12 гыйнварда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы актив яшәү рәвешен алга җибәрү атнасын уздыра.
Физик активлык нәрсә ул?
Физик активлык-ул тәннең скелет мускуллары җитештергән хәрәкәте, ул энергия сарыф итүне таләп итә. «Физик активлык» термины теләсә нинди хәрәкәт төренә керә, шул исәптән ял, сәфәр һәм эш вакытында.
Физик активлыкның популяр төрләренә йөрү, велосипедта йөрү, тимераякта шуу, спорт белән шөгыльләнү, актив ял итү һәм уеннар керә.
Даими физик активлык йөрәк авырулары, инсульт, диабет һәм яман шешнең кайбер төрләре кебек йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга ярдәм итә. Ул шулай ук гипертонияне булдырмый калырга, нормаль авырлыкны сакларга һәм психик сәламәтлекне яхшыртырга, тормыш сыйфатын һәм иминлекне яхшыртырга ярдәм итә.
Гиподинамия нәрсәсе белән куркыныч?
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы атнага 150 минут уртача физик активлык яки 75 минут интенсив физик активлык тәкъдим итә.
Ел саен якынча 3,2 млн кеше физик активлык җитмәү нәтиҗәсендә үлә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, нәкъ менә гиподинамия – сөт бизе һәм юан эчәк рагы очракларының 21-25%, диабет очракларының 27% һәм йөрәк ишемиясе авыруларының 30% төп сәбәбе.
Кайбер бәяләүләр буенча, хәзер кешеләр 100 ел элек булганга караганда 96% ка кимрәк хәрәкәт итә.
Гиподинамия үсешенә үз өлешен телевизорлар, компьютерлар һәм кәрәзле телефоннар кертә: кешеләр урамга чыгып йөргәнче «челтәрдә утыруны» яки компьютер уеннары уйнауны өстен күрә.
Хәзерге тормыш рәвешенең зарарлы нәтиҗәләрен киметергә даими физик активлык – йөреш, йөгерү, йөзү, фитнес, йога, спорт уеннары ярдәм итәчәк.