Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең эш графигы.
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе поликлиникасында терапевт һәм педиатр Яңа ел бәйрәмнәрендә көн саен 8.00 сәгатьтән 16.48 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кирәк булганда пациентлар лабораториягә һәм рентген кабинетына җибәреләчәк.
Стоматолог һәм хирург кизү тору графигы буенча эшлиләр.
Регистратура 30 декабрьдә, 3 һәм 6 гыйнварда эшләячәк.
Кабул итү бүлеге һәм стационар - гадәти режимда.