2024 елда 100 миллионга якын россияле диспансеризация узган

2024 елның 15 декабре, якшәмбе

2024 елда 100 миллионга якын россияле диспансеризация узган

Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова "Россия" милли үзәгендә "Россиянең киләчәге турында 100 мәсьәлә"ачык диалогында хәбәр итте.

- 2024 елда гына да 100 миллионга якын кеше диспансеризация уза алды. Ә бу хроник йогышлы булмаган авыруларны иртәрәк ачыклау дигән сүз, - диде ул.

Беренчел звеноны модернизацияләү өчен: 
🔹1,3 меңнән артык сәламәтлек саклау объекты төзелгән яки реконструкцияләнгән,
🔹5,5 меңнән артык бина ремонтланган,
🔹176 мең берәмлек медицина җиһазы сатып алынган һәм кулланылышка тапшырылган.

🔹Шул ук вакытта әлеге проектларның өчтән икесе авыл җирлегендә гамәлгә ашырылган. Нәтиҗәдә авыл халкының беренчел звено учреждениеләренә йөрү саны 32% ка артты.

Якындагы алты елда бөтен ил буенча 500 гә якын Сәламәтлек үзәген модернизацияләү планлаштырылган.

Ц максат-беренчел медицина ярдәменнән 100% файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, ә моның өчен тагын 3,8 мең поликлиника, амбулатория һәм ФАП төзеләчәк, 7 мең объектка капиталь ремонт ясалачак.

#Кама Тамагы РҮХ
#Милли проектдемография
#Диспансеризация

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International