Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
1 декабрьдә ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 1981 елның июнендә иммунодефицит вирусы теркәлгәннән бирле 40 елдан артык вакыт узган. Дөньяда ВИЧ-инфекция эпидемиясе хәзерге заманның иң җитди чакыруларының берсе булып кала бирә.
Безнең илдә ВИЧ-инфекция таралуга каршы тору дәүләт өстенлекләре рәтенә керә. Бу социаль әһәмиятле авыру белән көрәштә алга китеш булуга карамастан, аны бүгенге көнгә кадәр дәвалау мөмкин түгел. Кызганычка каршы, вакцина да юк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, 2023 елда бөтен дөнья буйлап ВИЧ белән яшәүче кешеләр саны 38 миллионга җиткән. ВИЧ/СПИДны Җиңү буенча уздырыла торган глобаль тырышлыкларга карамастан, яңа йогышланулар саны бик югары булып кала бирә. 2023 елда якынча 1,7 миллион яңа ВИЧ йоктыру очрагы теркәлгән. Һәм бу дөнья җәмәгатьчелегенең җитди борчылуын тудыра. Россия Федерациясендә 1 миллионнан артык кеше теркәлгән (СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Федераль фәнни-тикшеренү үзәге).
ВИЧ-инфекция дәвалап булмый торган авыру булганга, ә ВИЧ-инфекциянең яңа очраклары саны үлүчеләр саныннан күбрәк булганга, ВИЧ белән яшәүче россиялеләрнең гомуми саны үсүен дәвам итә.
ВИЧ-инфекцияләрне теләсә кайсы яшьтәге кешеләр авырый, әмма соңгы елларда ВИЧ/СПИД эпидемиясенә актив эшкә сәләтле яшьтәге - 30 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар күбрәк җәлеп ителә. Авыру күбесенчә җенси юл белән тарала. Югары куркыныч төркемендә яшьләр дә кала, ел саен егетләр һәм кызлар арасында ВИЧ йоктыруның яңа очраклары теркәлә, һәм төп сәбәп шул ук – якланмаган җенси контактлар.
ВИЧ-инфекция - акрын бара торган хроник авыру, кешеләр гомер буе инфекция чыганагы булып тора, шуңа күрә хәзерге вакытта инфекцияле кеше белән һәркем очраша ала. ВИЧ-инфекция симптомнары бик үзенчәлекле түгел, озак вакыт авыру симптомсыз үтәргә мөмкин, шуңа күрә үзеңнең ВИЧ-статусыңны белү мөһим. Еш кына ВИЧ белән яшәүче кешеләр аларның организмында вирус барлыгын хәтта белмиләр дә. Экспертлар бәяләвенчә, ВИЧ белән яшәүче 300 мең россияле үз статусы турында белми. Иң гади һәм кулай тест - канда антитәнчекләрне билгеләү ВИЧ-инфекцияне билгеләргә мөмкинлек бирә.
Барысына да елына кимендә бер тапкыр ВИЧ-инфекцияне тикшерергә кирәк, бу авыруны иртә стадиядә ачыклау өчен, гомерне саклап калу һәм ВИЧ йоктыру куркынычын киметү өчен мөһим.
ВИЧ-инфекция гомерлек авыру булып кала, аның вакытында сәламәтлекне саклап калырга һәм гомерне антиретровирус терапиясе ярдәмендә генә саклап калырга мөмкин.