Татарстанда илкүләм проект кысаларында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә бушлай китерү үткәрелә
Татарстан Республикасының Авыл җирендә яшәүче 36 000нән артык өлкән яшьтәге граждан медицина учреждениеләренә диспансеризация, вакцинация һәм башка медицина процедуралары узу өчен бушлай китерү сервисыннан файдаланган инде.
Ташу өчен кулланыла торган махсус транспорт сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җиһазландырылган.
Сервис Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Демография» милли проекты кысаларында «өлкән буын» Федераль проекты ярдәмендә эшли башлады.
Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм актив озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Районыбыз ФАП фельдшерлары бу эштә актив катнашалар: "Демография"милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансеризация узу өчен өлкән буын гражданнарның исемлекләрен әзерлиләр һәм төзиләр. Бу елның 10 аенда Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә районның барлык авыл җирлекләреннән 840 кеше китерелгән.