Әниләр көне белән!

2024 елның 24 ноябре, якшәмбе

Әниләр көне-календарьдагы дата гына түгел.

 Әниләр Көне - иң ягымлы, иң яраткан бәйрәм. Ул һәр кеше өчен иң җылы истәлекләр белән тулы. Әни — безнең һәрберебез өчен иң кадерле һәм алыштыргысыз кеше!

 Бу матур көндә барлык әниләргә сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телисе килә. Балаларыгыз сезне хөрмәт итсеннәр һәм янәшәдәге һәр минутыгызны кадерләсеннәр.

Бигрәк тә бу көнне Ватанны саклаучы аналарны котлыйсы килә.
Безнең геройларны махсус хәрби операция зонасыннан көткән хезмәткәрләребез аларга әхлакый яктан ярдәм итә һәм алар өчен дога кыла, игътибарсыз калмый.
Сезгә сабырлык, ныклык, уртак җиңүебез һәм улларыбызның исән-сау кайтуын телибез!

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы
Минвәлиев Ильяс Илдус Улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International