Милләтнең сәламәтлеген саклау, актив гомер озынлыгын арттыру, үлүчеләр санын киметү дәүләт социаль сәясәтенең бәхәссез өстенлеге булып тора.
Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, аларны булдырмауның мәҗбүри һәм иң аз чыгымлы механизмы булып профилактик чаралар тора: сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, хәвеф-хәтәр факторларын иртә ачыклау, авыруны вакытында диагностикалау. Уңышка ирешүгә профилактиканың өлеше-55%.
Россия сәламәтлек саклавының профилактик юнәлешен көчәйтү максатында 2013 елдан «Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» гы закон кабул ителгәч, безнең илдә диспансерлаштыруның масштаблы системасы торгызылды. Аның үзенчәлекләре: территориаль принцип буенча халыкны ирекле нигездә массакүләм колачлау (илнең 21 яшьтән өлкәнрәк 25 миллион гражданы 3 елга кимендә 1 тапкыр тикшерелергә тиеш); яшьне һәм җенесне исәпкә алып, фәнни нигезләнгән оптималь методлар җыелмасын кулланып, тикшерүнең комплекслылыгы һәм дифференциацияле якын килү; ике этаплылык (беренче этап – авыру билгеләрен һәм аның үсеше куркыныч факторларын ачыклау өчен скрининг, икенче этап — өстәмә тирәнтен тикшерү нигезендә диагнозны төгәлләштерү). Тикшерү нәтиҗәләре буенча сәламәтлек торышы төркемнәре, кирәкле профилактик, дәвалау, тернәкләндерү һәм савыктыру чаралары билгеләнә, диспансер күзәтү төркемнәре төзелә.
Диспансеризация яшәү (беркетү) урыны буенча поликлиникада ММИ полисы буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2017 елның 26 октябрендәге 869н номерлы «Өлкән халыкның аерым төркемнәрен диспансеризацияләү тәртибен раслау турында»гы боерыгы нигезендә бушлай үткәрелә.
Ни өчен диспансеризация узарга кирәк:
- Диспансеризацияне даими узу, кәефең нинди булуга карамастан, кирәк. Хәтта кеше үзен сәламәт дип санаса да, диспансеризация вакытында аның еш кына хроник йогышлы булмаган авырулары ачыклана, аларны дәвалау иртә стадиядә иң нәтиҗәле.
- Диспансерлаштыру хроник йогышлы булмаган авырулар барлыкка килү куркынычының төп факторларын, ягъни инвалидлыкны, вакытыннан алда үлүчеләр санын киметүне һәм гомер озынлыгын озайтуны иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән.
- Диспансерлаштыру сәламәтлекне саклап калырга һәм ныгытырга, кирәк булганда, вакытында тикшереп бетерергә һәм дәваланырга мөмкинлек бирәчәк. Табиблар консультацияләре һәм тест нәтиҗәләре үз сәламәтлегең турында белергә генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше нигезләре яки ачыкланган куркыныч факторлары буенча кирәкле киңәшләр алырга да ярдәм итәчәк.
Өлкәннәрне диспансерлаштыру «Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында үткәрелә.