Пневмония – үпкә ялкынсынуы. Бу сулыш юлларының иң авыр авыруларыннан берсе. Аны дәвалау елдан-ел катлаулана бара.
Проблемага игътибар җәлеп итү өчен һәр елны 12 ноябрьдә үпкә ялкынсынуына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты-җәмәгатьчелекне яктырту гына түгел, ә дәүләт эшлеклеләренең, табиб-белгечләрнең һәм гражданнарның – потенциаль донорларның пневмония проблемасына игътибарны җәлеп итүгә ирешү.
Пневмониядән һәркем зыян күрә ала, ләкин ешрак балалар һәм яшүсмерләр авырый. Үлем статистикасы биш яшькә кадәрге сабыйлар арасында ел саен 1 миллионнан артык тәшкил итә.