Россиядә диабет белән көрәш атналыгы башланды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан диабетка каршы көрәш атналыгы игълан ителде (Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне хөрмәтенә - 14 ноябрь).

Шикәр диабеты-хроник авыру – ул организмда шикәр яки глюкоза үзләштерелми башлау сәбәпле барлыкка килә, шуның аркасында аның кандагы концентрациясе күп тапкырлар арта.

Шикәр диабеты-башка авырулар үсеше куркынычын арттыра торган җитди авыру.

Кандагы глюкоза дәрәҗәсен дөрес контрольдә тотмау бөерләрнең, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының функцияләре бозылу белән яный.

Кандагы глюкозаны контрольдә тоту препаратлар кабул итү яисә аларның комбинациясе һәм яшәү рәвешен коррекцияләү ярдәмендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International