Гриппка каршы Вакцинация, нәрсә белергә кирәк

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

 Гриппка каршы вакцинада вирусның көчсезләнгән штаммнары яки аның кисәкчәләре бар. Вакцинада аның күләме шулкадәр аз ки, ул организмны зарарлый алмаячак, әмма иммунитет аны танып беләчәк һәм аның белән көрәшә алачак. Ел саен яңа штаммнар барлыкка килә, вирус мутацияләнә һәм галимнәр вакцинаны модернизацияли.

 Вакцинация өчен составлар «үтерелгән» һәм өлешләргә бүленгән тере грипп вирусыннан ясала. Вакцина организмга эләккәч, ул вируска антитәнчекләр эшләп чыгаруны башлап җибәрә. Алар 7-14 көннән эшләп чыгарыла. Бу антитәнчекләр вируслар йоктырудан саклауны тәэмин итә, алар нәкъ менә бу сезонда актив булачак. Яклау гадәттә 6-12 айга җитә, прививка төренә карап.

 Прививкадан соң организмда җиңелчә гомуми һәм җирле реакцияләр: хәлсезлек, укол кадалган урында кызару, температура 37 - 37,5 °С ка кадәр күтәрелү мөмкин. 1-3 көн дәвамында алар уза.

 Табиблар барлык өлкәннәргә һәм балаларга 6 айдан гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итә.

 Бигрәк тә куркыныч төркеменә керүчеләргә:

3 яшькә кадәрге балалар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк затлар, барыннан да элек социаль тәэмин итү учреждениеләрендә яшәүчеләр;

мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары;

эндокрин система авырулары (диабет), матдәләр алмашы бозылу (симерү), кан әйләнеше системасы авырулары (ГБ, ИБС), сулыш системасының хроник авырулары (хроник бронхит, бронхиаль астма), бавыр һәм бөерләрнең хроник авырулары белән интегүче затлар;

йөкле хатын-кызлар (инактивлаштырылган вакциналар белән генә);

кискен респиратор вируслы авырулар белән еш авыручы затлар;

медицина хезмәткәрләре;

хезмәт күрсәтү, транспорт, уку йортлары өлкәсе хезмәткәрләре;

хәрби контингентлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International