Туберкулин диагностикасы үткәрү турында

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе педиатры Сафин Альберт Мансур улыннан хәбәр:

"25 октябрьдә диаскин тестын ачабыз (Манту реакциясе аналогы).

Быел туберкулин диагностикасы үткәрелмәгән укучыларны китерүегезне сорыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, туберкулезны тикшермичә балалар мәктәптә укырга кертелми".

Белешмә өчен:
Диаскинтест – туберкулезны диагностикалауның иң яңа ысулы, ул пациентлар өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак, ул тикшерелә торган кеше организмының туберкулезны кузгатучы микробларда гына очрый торган билгеле бер матдәләргә реакциясен ачыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International