Микробларга каршы препаратларга резистентлык — организмның тотрыклылыгы, билгеле бер дарулар тәэсиренә бирешмәве.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Клиник микробиология һәм антимикроб резистентлык буенча штаттан тыш баш белгече Роман Козлов вакцинация һәм антимикроб резистентлык белән көрәш ничек бәйле булуы турында сөйләде.
- Микробларның дару препаратларына тотрыклылыгы белән бәйле вәзгыять безнең илдә һәм гомумән дөньяда бертөрле: микробларга каршы препаратларга каршы торучанлык үсешенә борчулы тенденция бар, - дип ассызыклады Роман Козлов.
Бу проблема белән көрәштә нәкъ менә вакцинация мөһим.
Бактериаль кузгаткычларга каршы вакцинация антибиотиклар билгеләүгә турыдан-туры йогынты ясый бит.
— Пневмококкка, Б тибындагы гемофиль таякка каршы вакцинация вакытында бактериаль инфекцияләр ешлыгын, димәк, антибиотиклар куллану ешлыгын киметүнең турыдан — туры эффекты барлыкка килә, — диде Роман Козлов.
Гриппка каршы вируслы вакциналар, COVID-19 шулай ук антибиотиклар куллануны киметә. Чөнки вируслы инфекцияләр, мәсәлән, грипп ешлыгының кимүе-пневмококк яки стафилококк китереп чыгарган икенчел бактериаль катлауланулар ешлыгының кимүе.
Тагын башка эффект бар.
- Кызганычка каршы, еш кына антибиотиклар вируслы инфекцияләрне дәвалаганда нигезсез кабул ителә. Һәм монда инфекция йоктыру ешлыгының кимүе гомумән антибиотиклар куллануны киметә, - дип билгеләде Роман Козлов.