Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә 1 октябрьдән яңа табиб эшли: Вәлиәхмәтова Светлана Валерьевна-онколог.
Ул Казан дәүләт медицина университетын 2022 елда "Дәвалау эше" белгечлеге буенча тәмамлаган, ә 2024 елда онкология буенча ординатураны һәм программа буенча Земство докторы Кама Тамагы районына килгән.
Светлана Валерьевна Кама Тамагы халкына болай дип мөрәҗәгать итә: "без пациентларны диспансеризациягә көтәбез, беренче чиратта, иртә диагностика өчен түбәндәге анализларны вакытында тапшырырга кирәк: кан анализы, сидек, яшерен канга тизәк анализы. Яман шешне вакытында шик астына алу һәм ачыклау өчен бу да җитәрлек була!"
Пациентлар алдан язылу буенча кабул ителә һәм Кама Тамагы үзәк хастаханәсе поликлиникасының икенче катындагы 17 нче кабинетта уза.