Татарстанда сезонлы ОРВИ белән авыручылар саны арту күзәтелә

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстанда сезонлы ОРВИ белән авыручылар саны арту күзәтелә

Инфекция йоктырмас өчен саклык чараларын үтәгез:

 кешеләр күп җыелмаска тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, медицина битлекләрен кулланыгыз;

шәхси гигиенаны саклагыз;

- даими рәвештә дымлы җыештырыгыз һәм бинаны җилләтегез;

- сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү һәм авыруның беренче билгеләре булганда ук табибка мөрәҗәгать итү мөһим. 

Үзегезне авыруның катлаулы формаларыннан саклау өчен гриппка каршы вакцинация узыгыз!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International