Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Кама Тамагы районында булды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Кама Тамагы районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы килде.

 Аның катнашында киңәшмә район хакимиятендә узды, анда авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре җыелды.

 Министр җыелучылар алдында чыгыш ясады, республиканың сәламәтлек саклау системасындагы вәзгыять турында сөйләде һәм бүгенге көндә нинди бурычлар торуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International