Йөрәк сәламәтлеге өчен!
Йөрегез! Сәламәтлекне ныгытуның иң җиңел ысулы-йөрү. Тыныч кына үлчәүле йөрү рөхсәт ителә, әмма көненә 5000 адымнан да ким түгел.
Микроэлементларны контрольдә тотыгыз! Йөрәк мускулын өч микроэлемент - калий, магний һәм кальций туендыра. Алар йөрәк ритмын көйлиләр, кан басымын төшерәләр һәм организмнан начар холестерин чыгаралар.
Витаминлаштырыгыз! Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр өчен төп витаминнар В төркеме витаминнары.алар йөрәк мускулының кыскаруын көйләүдә катнашалар һәм кан тамырлары спазмын бетерәләр.
Тозны чикләгез! Диетада күп күләмдә тоз булу организм тукымаларында су тотуга ярдәм итә, ә бу кан басымын күтәрүгә китерә һәм йөрәк өчен өстәмә йөкләнеш тудыра.
Тромбозга юл куймагыз! Аны профилактикалау белән С витаминына бай җимешләргә нигезләнгән эчемлекләр яхшы эшли: каен төнәтмәсе яки карлыган морсы.
Йоклагыз! Тулы йокы-стресс белән көрәшүнең иң яхшы ысулы.
Исән булыгыз!