Кеше өчен йодның төп табигый чыганаклары булып үсемлек һәм хайваннардан алынган продуктлар, эчәр су, һава тора.
Туфракта йод җитмәү аның бу җирлектә җитештерелгән азык-төлектә күләмен киметә, ә аларны кулланучы кешеләр йод җитмәүдән интегә. Россиядә йод дефициты куркынычы булмаган территорияләр юк.
Йод җитмәү шартларында балаларда нерв, йөрәк-кан тамырлары һәм организмның башка системалары үсешендә тайпылышлар барлыкка килә, бу акыл һәм психик үсешнең тоткарлануы, интеллектның кретинизмга кадәр кимүе белән чагыштырыла.
Олы яшьтә йод җитмәү калкансыман биз авырулары барлыкка килү белән янап тора, хатын-кызларда үз-үзләреннән абортлар, үле туу, баласызлык куркынычы арта, яңа туган балаларда кире кайтарылмаслык тумыштан килгән кимчелекләр һәм тумыштан килгән гипотиреоз куркынычы арта.
Йод җитмәү билгеләре:
- хроник ару;
- мускулларның зәгыйфьлеге;
- еш салкын тию, гөмбә һәм бактерия инфекцияләре;
колакларда тавыш һәм баш әйләнү белән тимер җитмәү анемиясе;
- артык авырлык;
- интеллектның кимүе.
Массакүләм йодны профилактикалауның бердәнбер югары нәтиҗәле ысулы-тозны гомуми йодлау. Бу йод җитмәү аркасында килеп чыккан бозуларны профилактикалау һәм бетерү өчен иң актив һәм тотрыклы стратегия.