10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Россиядә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы белән Диабетка каршы көрәш атналыгы (14 ноябрьдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне хөрмәтенә) үткәрелә.
14 ноябрь көне очраклы гына сайланмаган, ә 14.11.1891 туган инсулинны уйлап табучы Ф.Бантингның казанышларына хөрмәт йөзеннән.
Шикәр диабеты - иң киң таралган эндокрин авыруларның берсе.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә дөньяда 400 миллионга якын кеше диабет белән авырый. Ел саен шикәр чире аркасында дөньяда 4 миллион кеше үлә, 1 миллион аскы очлыклар ампутацияләнә, 600 000 кеше бөтенләй күрми башлый һәм 500 000 пациентның бөерләре эшләми башлый.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, диабет 2030 елда үлем сәбәпләре арасында җиденче урында торачак.
Шикәр диабетын профилактикалау.
Төп принциплар:
- терлекләрдән алынган майлы ризыкларны, кыздырылган, майлы һәм ачы ризыкларны, алкогольле эчемлекләрне чикләп, диетик туклануга тотынырга;
- тән авырлыгын катгый контрольдә тотарга, артык булганда нормага кадәр киметергә кирәк.;
- атнага кимендә 5 тапкыр дәвалау гимнастикасы, йөрү, йөзү, йөгерү белән шөгыльләнергә;
- стресс факторын төшереп калдырырга;
начар гадәтләрдән баш тартырга.
Шулай ук диспансеризация узарга, үз сәламәтлегеңнең торышын контрольдә тотарга кирәк.