Физик активлык бала сәламәтлеге өчен дөрес туклану кебек үк мөһим. Ул нормаль авырлыкны сакларга ярдәм итә, организмның чыдамлыгын арттыра, баланың мускулларын һәм сөякләрен ныгыта, кәефен яхшырта.
Активлык җитмәү төрле авырулар: симерү, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, диабет барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә баланы актив вакыт үткәрүгә, саф һавада йөреп чыгуга һәм уйнауга, спорт, бию яки гимнастика белән шөгыльләнүгә стимуллаштыру мөһим.
Үсеп килүче организм өчен йокы да мөһим фактор булып тора. Ул баланың нормаль физик һәм психик үсеше өчен кирәк. Йокы вакытында иммунитет өчен җаваплы күзәнәкләрнең яңару һәм торгызылу процесслары бара.
Йокы режимы кырыс булырга тиеш! Баланың йокыга китүе һәм уянуы өчен билгеле бер вакыт билгеләргә кирәк.
Йокы өчен шартлар да бик мөһим. Йокы бүлмәсендә уңайлы, караңгы һәм тыныч булырга тиеш. Бүлмәдә тәкъдим ителгән температура 20-22 ° C, ә һава дымлылыгы - 50% тан 70% ка кадәр %