Медицина хезмәткәре электрон сигаретларның зыяны турында

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Медицина хезмәткәре Кама Тамагы мәктәбе укучыларына вейплар куллануның зыяны, организмга химик матдәләрнең тәэсире һәм электрон тәмәке тартуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.

 Соңгы вакытта яшьләр арасында электрон тәмәке һәм вейплар популярлык казана. Пар клубларын чыгарганда, яшүсмерләр үзләрен олырак, мөстәкыйль һәм стильлерәк итеп хис итә.

 Ләкин бу гадәтнең нинди куркыныч тудыруы турында уйланучылар аз.

 Мәктәптә укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе профилактика кабинеты шәфкать туташы Әминова Л.Н. очрашуны оештырды

 Белгеч укучыларга вейплар куллануның зыяны, организмга химик матдәләрнең йогынтысы һәм электрон тәмәке тартуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде. Лилия Нурзиевна ассызыклаганча, вейп һәм электрон тәмәке тарту сулыш системасында, йөрәк-кан тамырлары системасында җитди авыруларга һәм хәтта яман шешкә китерергә мөмкин. Моннан тыш, тәмәке тартуның укуга һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышына тискәре йогынты ясавына игътибар итте. Ул тәмәке тарту игътибар концентрациясен киметергә, хәтерне начарайтырга һәм хәтта закон белән проблемаларның сәбәбе булырга мөмкин, дип аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International