2025 елның 21-27 апрелендә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында хәбәрдарлык атналыгы дип игълан итте (24 апрельдә Бөтендөнья иммунизация атналыгы хөрмәтенә).
Вакцинация-кеше аларны кузгатучылар белән бәрелешкәнче авыруларны булдырмый калуның гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы.
Вакцинация организмның табигый саклану механизмнарын стимуллаштыра, аңа билгеле бер йогышлы авыруларга тотрыклылык булдырырга ярдәм итә һәм иммун системасын көчлерәк итә.
Авырулар кебек үк, вакциналар иммун системасын күнектерә, аны үзенчәлекле антитәнчекләр эшләп чыгарырга мәҗбүр итә. Ләкин вакциналарда авыру кузгатучыларның актив булмаган формалары — вируслар яки бактерияләр генә бар, алар авыру китереп чыгармый һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый.
Россиядә «йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турында» Федераль закон бар, ул иммунопрофилактика өлкәсендә дәүләт сәясәтенең хокукый нигезләрен билгели. Бу сәясәт халыкның сәламәтлеген саклауга, санитар-эпидемиологик иминлекне һәм милләтнең сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Вакцинация профилактик прививкаларның Милли календаре нигезендә үткәрелә. Бу документ нинди прививкалар ясарга кирәклеген һәм каршы күрсәтмәләр булмаса, нинди срокларда ясарга кирәклеген билгели. Россиядә 11 авыруга: туберкулез, В гепатиты, дифтерия, коклюш, столбняк, полиомиелит, кызамык, кызылча, эпидемик паротит, гемофиль инфекция һәм гриппка каршы вакцинация ясала.
Моннан тыш, тагын 13 авыруга: туляремия, чума, бруцеллез, себер түләмәсе, котыру авыруы, лептоспироз, талпан энцефалиты, Ку бизгәге, сары бизгәк, корсак тифы, менингококк инфекциясе, А гепатиты һәм холерага каршы вакцинация тәкъдим ителә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тәкъдимнәре буенча, вакцинацияне милли прививкалар календаре кысаларында колачлау 95% тан да ким булмаска тиеш. Югыйсә, котылгысыз рәвештә авыруларга иммунитеты булмаган кешеләр саны артачак һәм элек теркәлмәгән яки сирәк кенә теркәлгән инфекцияләр активлашырга мөмкин.