1882 елның 24 мартында немец микробиологы Генрих Кох дөньяга туберкулез таягын ача. Бу көн фтизиатр-табибларның һөнәри көне дип санала, алар барлык заманнар һәм халыклар авырулары белән көрәшәләр.
Фтизиатрия клиник медицинаның кеше организмында туберкулезның барлыкка килү сәбәпләрен, таралу закончалыкларын һәм үсеш механизмнарын, аның китереп чыгарган патологик процессларын һәм аны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау ысулларын өйрәнүче бүлеге. «Фтизиатрия» термины нигездә элеккеге СССР илләрендә кулланыла.
Туберкулез куркыныч авыруларның берсе, аның тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Гасырлар дәвамында табиб-фтизиатрлар авыруны җиңү өстендә башларын сындыралар, күп гомерләрне алып китәләр.
Вакытында флюорография, гигиенаның элементар ысуллары, тирә-юньгә игътибар һәм сәламәт яшәү рәвеше куркынычларны киметергә мөмкинлек бирәчәк.