Наркотиклар баш миен җимерә!

2024 елның 1 марты, җомга

Зарарлы көч: наркотикларның мигә тәэсире

Наркотиклар баш миенә кан аша үтеп керә һәм аның химик сигнал системаларының эшенә тәэсир итә. Алар биохимик процессларны үзгәртәләр, нейроннарның нормаль эшчәнлеген бозалар һәм баш миенең эшчәнлегенең гомуми нәтиҗәлелеген киметәләр.

Наркотиклар эйфория, кәеф күтәрү, ваемсызлык, агрессия яки депрессия китереп чыгарырга мөмкин. Аларның баш миенә тәэсире нормаль эмоциональ реакцияләрне боза.

Наркотиклар игътибарны туплауда кыенлыклар тудырырга, мәгълүматны истә калдыру һәм карарлар кабул итү сәләтен бозарга, дезориентация, тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин.

Әгәр дә сез яки якыннарыгыз наркомания проблемасы белән очрашсагыз, кыйммәтле вакытны терәм итмәгез, квалификацияле белгечләрдән ярдәм сорагыз.

8(843)272-33-13 ТР ССМ «Республика клиник наркология диспансеры» ДАССОның кабул итү бүлмәсе https://rnd-kazan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International