Татарстанда "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру турында

2023 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында 22 августта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин катнашында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү өлешендә «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган пресс-брифинг узды.

Ведомство башлыгы Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төп федераль һәм республика программалары турында сөйләде. Мәсәлән, «Сәламәтлек саклау» милли проектының «медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк программасы буенча 2023 елга финанслау 448,28 млн сум тәшкил итте. Аның кысаларында санитар авиациянең 119 очышы (планда 171 иде) башкарылган, 116 пациент эвакуацияләнгән. Профилактик тикшерүләр 1,5 миллионга якын кеше узган.

Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру кысаларында агымдагы елда 17 августка 560 меңнән артык кеше каралган, бу агымдагы планның 102 проценты. Республикада медицина мобиль комплекслары яки, шулай ук, мобиль поликлиникалар уңышлы кулланыла. Алар ерак авылларда эшлиләр. Август уртасына аларда 20 420 пациент тикшерелгән. Нәтиҗәләр буенча 1 178 пациент хастаханәгә озатылган.

«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын финанслау күләме быел 2 438,47 млн сум тәшкил итә. Бу акчалар сәламәтлек саклау объектларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, медицина оешмаларын тулыландыруга, санитар автотранспорт сатып алуга юнәлтелә. 2023 елга 28 объект, шул исәптән 3 поликлиника төзү планлаштырылган. 

Яшел Үзән районы Осиново авылында күп профильле поликлиника төзелеше тәмамланды. Август ахырында тантаналы ачылыш булачак.
Күптән кирәк булган тагын бер объект - «Салават Купере»торак массивындагы поликлиника. Аны төзү быел башланачак.

Шулай ук беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында 25 яңа ФАП төзелә, 117 сәламәтлек саклау объекты капиталь ремонтлана, шул исәптән 9 поликлиника, 4 участок хастаханәсе, 7 табиб амбулаториясе, 96 ФАП.

Республика программасы кысаларында Татарстанда 22 фельдшер-акушерлык пункты төзелә, шулай ук Чебакса бистәсендә гомуми практика табибы офисы төзелә һәм 2 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International