24-30 июльдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы бавыр авыруларын профилактикалау атналыгын үткәрә (28 июльдә Халыкара гепатит көне хөрмәтенә).
Вируслы гепатитлар проблемасы бик актуаль булып кала. Бу халыкның һәм медицина хезмәткәрләренең инфекция йоктыруны профилактикалау ысуллары турында мәгълүматлылыгы түбән булу белән бәйле.
Иң еш очрый торган бавыр авырулары:
✏ кискен һәм хроник гепатит (бавыр ялкынсынуы)
✏ майлы бавыр дистрофиясе
✏ бавыр циррозы
✏ бавыр яман шеше.
Бу авыруларның күбесе алкоголь, наркотиклар куллану, тәмәке тарту һәм дөрес туклану нәтиҗәләре.
Алкоголь берничә ел эчендә бавырны тулысынча җимерә ала. Спиртлы эчемлекләр куллану бавырның алкоголь авыруына китерә, ул үлем белән тәмамлана.
Гепатиттан шәхси гигиенаның төп кагыйдәләрен үтәп, прививка ясап, наркотиклар кулланмыйча һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барып сакланырга мөмкин.