Ел саен 26 июньдә наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә.
2023 елда ул «башта кешеләр: стигманы һәм дискриминацияне туктату, профилактиканы көчәйтү»девизы астында уза.
Наркотиклар куллану халык сәламәтлегенә һәм җәмәгать иминлегенә зур зыян китерә, җәмгыятьнең тыныч үсешен һәм тотрыклы яшәвен куркыныч астына куя.
РФ Җинаять кодексы һәм РФ Административ хокук бозулар турында кодексы белән наркотик һәм синтетик чаралар куллану өчен җинаять һәм административ җаваплылык билгеләнгән.
Шуны истә тотарга кирәк: наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге теләсә нинди эшчәнлек җәзасыз калмаячак.
Наркомания – наркотикларга карата контрольсез тартылу белән характерланган куркыныч авыру, ул эйфория китереп чыгара, ә артык доза кулланганда-үлемгә китерә.
Наркотиклар кулланучылар үз организмнарын даими рәвештә агулыйлар. Мондый чараларны куллануны агу белән чагыштырып була: кеше организмының барлык системалары һәм органнары диярлек зыян күрә, төрле психик авырулар үсә.
Югары үлем, социаль деградация һәм бөтен организмның зарарлануы наркотик куллану нәтиҗәләре, шуңа күрә наркоманияне комплекслы дәвалау кирәк.
Ә иң элек бу куркыныч күренешне профилактикалау кирәк.