Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә «Мистер Сидр» алкоголь эчемлеге белән агулануның күп санлы очраклары теркәлгән, шул исәптән үлем белән тәмамланган. Роспотребнадзор төбәк ведомстволарына әлеге бренд астында сатыла торган барлык алкоголь продукциясен кибетләрдән алырга кушты.
Татарстанда 6 июнь иртәсенә әлеге эчемлек белән агулану очраклары теркәлмәгән. Шулай да без сездән бу мәгълүматка игътибар итүегезне сорыйбыз:
Күп санлы медицина тикшеренүләре буенча, алкоголь булган, теләсә нинди дозада һәм теләсә нинди вакыт аралыгында кабул ителгән эчемлекләр сезнең сәламәтлек өчен һичшиксез зарарлы.
Алкогольле продукцияне сату өчен лицензиясе булмаган урыннарда, шулай ук «кулдан»спиртлы эчемлекләр сатып алмавыгызны сорыйбыз. Суррогат һәм контрафакт алкоголь куллану-агулануның иң еш очрый торган сәбәпләренең берсе. Нәтиҗәдә, үлемгә кадәр авыр катлауланулар була.
Алкоголь белән агуланган очракта, ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Куркыныч симптомнар: күп тапкыр косу, тышкы дулкынландыргычларга реакция булмау белән аңын югалту.