Алкоголь-агу!
Алкогольне даими кулланган кешеләр алкоголизм белән авырмаска да мөмкин.
Ләкин бу аларның спиртлы эчемлекләр белән бәйле башка проблемалары булмаячак дигән сүз түгел.
Соңгы халыкара тикшеренүләр нәтиҗәләре шуны күрсәтә: озак вакыт минималь спиртлы эчемлекләр дә сәламәтлек өчен зарарлы.
Сезгә бер стакан кызыл шәраб йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы диләр, онытмагыз, организм бер йөрәктән түгел! Сезнең бавыр, ашказаны асты бизе, Ми бар…
Хәтта минималь этил спирты авыз куышлыгы һәм тамак, бавыр һәм күкрәк яман шеш авыруларын арттырырга мөмкин.
Кеше алкогольне күбрәк кулланган саен, ул очраткан проблемалар куркынычы арта.