Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бүләкләрен алдылар.
12 майда, Халыкара шәфкать туташы көнендә, безнең хезмәткәрләрне Казанга ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасына чакырдылар.
Вафина Рания Усманова-терапия бүлегенең шәфкать туташы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын алды.
Гыйльметдинова Марина Владимировна-үзәк район хастаханәсенең рентгенолаборанты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!