Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә шифаханәгә балалар юлламалары бушлай таратылачак.
Теләге булганнар үзәк район хастаханәсе поликлиникасына педиатрга гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.
Инвалид балалар, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең балалары, тулы булмаган, шулай ук күп балалы гаиләләрдән балалар өстенлек ала.