28 апрель-ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне.
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Ашыгыч медицина ярдәме-сәламәтлек саклау системасында иң мөһим хезмәтләрнең берсе.
Эшкә бирелгәнлегегез һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булуыгыз, авыр, зур батырлык һәм фидакарьлек таләп итә торган хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Кешелексез киеренкелеккә түзеп һәм шул ук вакытта үзегезнең иң яхшы кешелек сыйфатларыгызны күрсәтеп, сез үз бурычыгызны фидакарьләрчә үтәвегезне дәвам итәсез.
Сезгә нык сәламәтлек һәм бәхет, тынычлык, игелек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телибез!
Сезнең эшегез өчен бик зур рәхмәт!
Үзегезне саклагыз!
Баш табиб Минвәлиев Ильяс Илдус улы һәм Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе коллективы