Өмәләр сезоны ачык!
Кичә Кама Тамагы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре эш көне азагында бердәм рәвештә территорияне җыештыруга чыктылар.
Кемдер былтыргы яфракларны җыештырды, кемдер әле эреп бетмәгән карны таратты.
Эш дәвам итәчәк.
Чисталык һәм тәртип өчен рәхмәт!