Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 2025 елда татарстанлыларда 100 меңнән артык авыру ачыкланган,
республикада яшәүче һәр 10 кешенең теге яки бу авыру үсеше куркынычы бар.
Быел профилактик ярдәм күрсәтүдә яңалыклар барлыкка килде.
1.18-40 яшьлек барлык пациентларда канда липопротеидны (А) бер тапкыр билгеләү һәм липид профилен (атеросклерозны профилактикалау өчен) бәяләү башкарылачак, 18-39 яшьтә – 6 елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәк – 3 елга бер тапкыр.
2.21-49 яшьлек хатын-кызларда «репродуктив диспансеризация» узганда 5 елга бер тапкыр югары канцероген куркынычлы кеше папилломасының ДНК-вирусларын билгеләү үткәреләчәк (аналык муентыгы яман шешен профилактикалау). Уңай нәтиҗә булганда-цитологик тикшеренү.
3.Артериаль гипертензия һәм шикәр диабеты булган пациентларны диспансер күзәтүе аерым очракларда телемедицина технологияләрен кулланып, дистанцион режимда башкарылырга мөмкин.
2026 елда диспансеризация уза алачак 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда.
40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ел саен диспансеризация узарга кирәк.
Диспансеризация «дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «гаилә»милли проектлары кысаларында бушлай үткәрелә.