8-14 декабрьдә Россиядә никотинлы продукция куллануны профилактикалау атналыгы уза.
Чара халыкның тәмәке һәм никотинлы әйберләрнең зыяны турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук зарарлы гадәттән баш тартырга теләүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Электрон сигаретларның, вейпларның һәм тәмәке җылыту системаларының куркынычсызлыгы турындагы мифларны фаш итүгә аерым игътибар бирелә.
Тәмәке тарту онкология, йөрәк-кан тамырлары һәм респиратор авырулар үсеше куркынычының төп факторларының берсе булып тора. Профилактика атналыгы кысаларында илнең барлык төбәкләрендә мәгълүмати лекцияләр, белгечләр консультацияләре һәм практик дәресләр үткәрелә.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, тәмәке тартудан баш тарту инде беренче айларда ук сизелерлек нәтиҗәләр китерә: кәеф яхшыра, тәм тойгылары торгызыла, эшкә сәләтлелек һәм чыдамлык арта. Моннан тыш, бу гаилә бюджетын шактый экономияләргә мөмкинлек бирә.
Никотинлы продукция куллануны профилактикалау атнасында чакырабыз — тәмәке тартудан баш тартыгыз, һәм вакыт узу белән сез пульсның нормага килүен, аяк-кулларда «салкын» китүен, онытылган тәмләр һәм исләр кайтуын, әйләнә-тирәдәгеләрне куркыта торган йөткерү тукталуын, тире һәм тешләрнең торышы яхшыруын тоячаксыз.
Тәмәке тартуны ташлау-сезнең сәламәтлекне генә түгел, иминлекне дә яхшыртырга ярдәм итә алырлык мөһим һәм катлаулы адым.