Россиядә антимикроб резистентлыкка каршы көрәш атнасы башланды. Ул сәламәтлек саклауның иң җитди проблемаларының берсенә — бактерияләрнең даруларга чыдамлыгына игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Антибиотикларны рациональ файдаланмау-кешелеккә куркыныч.
Микробларга каршы препаратлар (антибиотиклар) – йогышлы авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар. Алар беренче тапкыр 1928 елда инглиз галим-медигы Александр Флеминг тарафыннан ачыла.
Әмма вакыт узу белән кешеләр антимикроб препаратларны артык куллана башладылар. Һәм хәзер микроорганизмнарның антибиотикларга тотрыклылыгын арттыру заманның иң җитди проблемасы булып тора:
- сәбәпсез куллану-антибиотикларны кирәксез куллану, мәсәлән, вируслы инфекцияләр вакытында, аларны дәвалау өчен вируска каршы препаратлар билгеләнә.
- дәвалануның тулы булмаган курсы - пациентлар, врач билгеләгән курсны тәмамламыйча, еш кына антибиотиклар кабул итүдән туктыйлар. Бактерияләр исән калырга һәм авыруның үсешен кабат китереп чыгарырга мөмкин.
- препаратларны дусларга һәм якыннарга тәкъдим итү-кешеләр бер-берсенә авыруны җиңәргә ярдәм иткән даруларны киңәш итә, һәр кешенең әлеге препаратны кабул итүгә каршы күрсәтмәләре булырга мөмкинлеген исәпкә алмыйча.
Антимикроб һәм гөмбәгә каршы препаратлар кулланганда төп кагыйдә – үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү! Кирәкле препаратны, дозаны һәм кабул итү вакытын табиб билгеләргә тиеш!